Төрек курортларында чик ачылганнан соң коронавирус белән зарарланучылар саны кискен арткан
Туристлар сүзләренчә, хәзер ял бөтенләй башкача: аларга даими рәвештә температураны үлчиләр, швед өстәленә якын килүне тыялар һәм кондиционерлар сүндерелә. Моннан тыш, Төркиядә ял үткәрергә карар кылган кешеләргә, шулай ук, аниматорлар, дискотекалар һәм SPA турында онытырга туры киләчәк.